
Бүген 95 яшьлек юбилеен Яңа Иркәнәш авылында яшәүче, хезмәт ветераны ИСЛАМОВА НАГЫДЫЛБАНАТ Динмөхәммәт кызы билгеләп үтә.
Нагыдылбанат Динмөхәммәт кызы 1928 елның 30 мартында Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында туа. 15 яшеннән авылдан шәһәргә сөт җыя һәм ташый. 1946-1947 елларда Пермь шәһәрендә патефон заводында эшли. 1947 елда туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли, урман кисә. 1955 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Минзәлә районының Иске Иркеняш авылына күченә. 1968-1983 елларда лаеклы ялга чыкканчы Иркәнәш урта мәктәбендә биналарны җыештыручы булып эшли.
Нагыдылбанат Динмөхәммәтовнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 3 бала тәрбиялиләр. 5нең 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Нагыдылбанат Динмөхәммәт кызы !
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов