Минзәлә педагогика көллияте футболчылары Татарстан Спартакиадасының финалында катнашачак

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

"Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында мини - футболны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, һөнәри белем бирү оешмаларының иң көчле командаларын ачыклау максатларында 29 мартта Минзәләдә 2022-2023 уку елында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары спартакиадасының мини - футбол буенча ярышларының зона этабы узды. Ярышларны оештыру һәм уздыру өчен Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы җаваплы", - дип хәбәр итте Лилия Черезова.

Ярышларда 5 команда катнашты: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы,Актаныш технология техникумы, Мамадыш политехник колледжы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Сарман аграр колледжы.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән::

1 урын - Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте
2 урын-Мамадыш политехник көллияте
3 урын-Сарман аграр көллияте
«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективына ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез.

Команда тренерларын һәм колледж командасын җиңү белән котлыйбыз:

Сухоруков Антон  

Идиятуллин Динар

Иманов Никит

Муринов Дмитрий

Курбанов Азизбәк

Нәбиев Гадел

Попов Никита

УсмановаНияз

Кукаркин Владислав , финалда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International