Балачак шәһәр балалар бакчасы базасында белем бирү өлкәсе буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен район олимпиадасы узды.
Монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар математика буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Эльвира Гаязова, Минзәлә районы мәгариф бүлеге методисты:
- Олимпиадада шәһәрдән 10 бала һәм авыл балалар бакчаларыннан 11 бала катнашты. Призерлар грамоталар белән бүләкләнә, ә барлык катнашучылар сертификатлар ала.

