Иң яхшы төзелеш оешмасына XXVII Бөтенроссия конкурсы ачылды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Иң яхшы төзелеш оешмасы, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиесе өчен XXVII Бөтенроссия конкурсын һәм төзелеш комплексының шундый ук профилендәге иң яхшы проект, эзләнү һәм башка оешма өчен XIX Бөтенроссия конкурсын үткәрүгә әзерлек башланды.

Конкурсны Россия төзүчеләр берлеге, Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия төзүчеләр профсоюзы оештыра.

Чара төзелеш комплексының иң нәтиҗәле оешмаларын һәм предприятиеләрен билгеләүгә, аларны җәмәгатьчелек тарафыннан тануга, алдынгы тәҗрибәне пропагандалауга юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 1 апрельдән электрон теркәлү узарга кирәк. Материалларны тапшыру вакыты 2023 елның 1 апреленнән 10 июленә кадәр. Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкинhttp://здесь.

https://minstroy.tatarstan.ru/index.htm/news/2180850.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International