30 мартта балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Фараз буенча, 2023 елда Татарстанда  беренче сыйныфка парталар артына  53 000 дән артык бала утырачак.

Иң мөһиме: уку йортлары 30 марттан 30 июньгә кадәр документлар кабул итә башлый, алар мәктәп территориясенә беркетелгән, шулай ук өстенлекле хокукларга, беренче чиратта яисә чираттан тыш хокукка ия булган балалар өчен. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International