Бүләкләнүчеләр арасында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары да бар.
"Хөрмәт һәм дәрәҗә" номинациясендә "Тантана" театраль премиясе белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артисты, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов бүләкләнде. Ул озак еллар Әлмәт театрында эшли. Хәзерге вакытта Минзәлә театры артисты.
Әлмәт театры инициативасы белән үзенең күренекле режиссеры истәлеген мәңгеләштерү максатыннан республикада яңа театр премиясе булдырылды. Зәкия Туишева исемендәге Премия театр сәнгате үсешенә, традицияләрне саклауга керткән зур өлеше өчен бирелә. Әлеге премиягә Минзәлә театрының легендар актрисасы, Татарстанның халык артисты Разилә Муллина лаек булды.
Ә Минзәлә театрының перспективалы яшь артисты Илмир Кашаповка Казан дәүләт мәдәният институтының махсус бүләге тапшырылды.
"Татар-информ"сайтыннан фото.

