Видеоконференция режимында узган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков аны «чисталык экомарафоны»дип атады.
Ул чүплекләрне бетерүгә, агачлар утыртуга, ярларны чистартуга аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте.
Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казан төбәгенә бүлеп бирелгән полосаларын һәм аларга якын территорияләрне «РЖД»ААҖ катнашында традицион рәвештә урап узу планлаштырыла. Территорияләрне тикшерүгә авиация дә җәлеп ителә.
Ачыкланган бозуларның төп төрләре булып коммуналь, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру, йорт яны территорияләрен чүпләү һәм контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны вакытында чыгармау кала.
Министр сүзләренчә, Экология министрлыгының 126 инспекторының һәрберсенә 500 квадрат километрдан артык җир туры килә.
- Социологик сораштыру күрсәткәнчә, халыкның 94% экологик акцияләрдә катнашырга әзер. Безгә ярдәм итүче барлык татарстанлыларга рәхмәт әйтәсем килә, - диде Александр Шадриков.