Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» урта мәктәбендә ГТО ВФСК гаилә фестиваленең муниципаль этабы узды. Чараны Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге Балалар иҗат йорты белән берлектә үткәрде.
Дарья Липина, Минзәлә районында ГТО буенча белгеч:
- Шәһәр һәм район урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 4 гаилә катнашты Соловьевлар гаиләсе (3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) 1 урын яулады, алар кубокка лаек булдылар. Гыйләҗетдиновлар гаиләсе (1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) – 2 нче, Урыс урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сафиннар гаиләсе-3 нче урын яулады. Лебедевлар гаиләсе актив катнашты (2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе). Катнашулары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт. һәр гаилә бүләкләр һәм грамоталар алды.