Минзәләлеләрне "Нәүрүз - яз бәйрәме"милли бәйрәменә чакырабыз

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Минзәлә халкы!  25 мартта Октябрь мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкә 9.00 сәгатьтә эшли башлый. Ярминкәдә төрле продукция: ит, сөт продуктлары, кош ите, балык, шулай ук халыкның ихтыяҗын арттыручы башка товарлар киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. Үзләре җитештергән продукцияне авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, КФХ, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук биредә «Нәүрүз»милли бәйрәме узачак. Сезне милли җәмгыятьләр котлавы, театральләштерелгән-хореографик тамаша, концерт программасы һәм уеннар көтә. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International