Бүген Минзәләдә Татарстан Республикасы корэш федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының корэш буенча атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров булды.
Аны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фәиз Хизбуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Район көрәш федерациясе җитәкчесе Рамил Садриев көрәш дәресләрен үткәрү өчен залны ремонтлау барышы белән таныштырды. Шулай ук Марсель Таһиров безнең районда кореш үсеше турында да фикер алышты. Көрәш ветераннары Кореш Мәүләветдинов Закиров, Фәрит Гыйматдинов һәм башкалар белән аралашты.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinsk-priexal-rukovoditel-federacii-borby-tatarstana

