Минзәлә театры артисты Илмир Кашапов - "Тантана-2023" театраль премиясе номинанты

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2023 театраль премиясе җиңүчеләре 27 мартта, Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Халыкара театр көнендә игълан ителәчәк.

С. Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры исеменнән Илмир Кашапов чыгыш ясый. Ул «дебют» номинациясендә детектив Заһир Бигиевның төп герое Муса роле белән тәкъдим ителә.  

Исегезгә төшерәбез, узган ел «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясе җиңүчесе с.Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Динара Акматова булды. Премия Ф.Буляковның «Сөясеңме, сөемисеңме» спектаклендә Фатима роле өчен бирелә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/artist-menzelinskogo-teatra-ilmir-kasapov-nominant-teatralnoi-premii-tantana-2023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International