Бүген 95 яшьлек юбилеен бикбул авылында яшәүче хезмәт ветераны Хуббетдинова Мәдания Әглетдин кызы билгеләп үтә.
Мәдания Әглетдин кызы 1928 елның 16 мартында Минзәлә районының Бикбау авылында туа. 14 яшеннән «Гигант» колхозында төрле эшче булып эшли. 1950 елда кияүгә чыга. Ире белән 64 ел бергә яшиләр. Колхозда бригадир, лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшли.
Мәдания Әглетдиновнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 5 бала тәрбиялиләр. 8инең 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Балалар һәм оныклар еш кына хәлләрен беләләр, килеп ярдәм итәләр.
Хөрмәтле Мәдания Әглетдин кызы !
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф. Сәлахов
