Район башлыгы Айдар Сәлахов йөкләмәсен үтәп һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эш планын тормышка ашыру кысаларында "Ялкын" ЯҮендә шәһәрнең 8 сыйныф укучылары белән "балигъ булмаганнарның хокук бозулар өчен җаваплылыгы" дигән темага әңгәмә булды. Төп спикерлар булып балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Гөлнара Балябина һәм район Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм административ практика секторының әйдәп баручы белгече Алсу Вафина чыгыш ясады.

