Хөрмәтле минзәләлеләр!
25 мартта иртәнге сәгать 8дә Минзәләнең Октябрь мәйданында язгы ярминкә узачак, анда экологик чиста, яңа продукция сатып алырга мөмкин булачак.
Әгәр дә сез шимбә ярминкәсендә сатучы буларак катнашырга телисез икән, 2-33-28 телефоны аша контакт кешесе белән элемтәгә керергә кирәк. Теләгән һәркем катнаша ала. Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал, төрле яшелчәләр һәм башка төр продукция сатылачак.
Ярминкәгә рәхим итегез!
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-1-aprelia-sostoitsia-selskoxoziaistvennaia-iarmarka