«БМОның бала хокуклары турында Конвенциясе белән танышу»дәресе

2023 елның 10 марты, җомга

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече тарафыннан «Без сайлаган юллар» балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси иминлеген үстерү программасы кысаларында Минзәлә кадет мәктәп-интернаты базасында «Бала хокуклары турында БМО Конвенциясе белән танышу»дигән дәрес үткәрелде.

Дәрес балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Иң баштан ук балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә уздырылды. Аннары балалар биремнәрне үтәгәннәр: «хокук агачы», «хокук китабы», «хокук театры».

Мондый дәресләр хокукый яклау, яшүсмерләр арасында хокукларны пропагандалау, балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль-хокукый яклануларына ышанычын ныгыту мәсьәләсендә белем бирү өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International