Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 10 марты, җомга

Минзәлә комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре драма театрына Р.Киплинг буенча «Любопытный слоненок» спектакленең премьерасына чакырылган иде.

Тамашадан соң фикер алышу булды, анда һәр күрсәтүнең индивидуаль булуы һәм инвалид балага өйгә бару үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләшергә кирәклеге билгеләнде.  Шулай ук бергәләп Минзәлә районының тугыз гаиләсе өчен күчмә чаралар планы-графигын килештерделәр.

Спектакль «Чикләүләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АНО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды»финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International