Минзәлә районында хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Минзәлә районы Кызыл- Төбәк авылында яшәүче хезмәт ветераны Шакирҗанова НӘКЫЯ Гыйздәтулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәкыя Гыйздәтулла кызы 1928 елның 8 мартында Мөслим районының Кызыл Яр авылында туа.
Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән эшли. 14 яшеннән ятим кала, туганнары янына Минзәлә районының Кызыл Түбәк авылына күченә. 1948 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшче булып эшли.
Нәкыя Гыйздәтулловнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Ире белән 7 бала тәрбиялиләр. Бинең 14 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Нәкыя Гыйзатулла кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International