Аның фотосы популяр хатын-кызлар журналы тышлыгында
Без Минзәлә районы делегациясенең Казанга Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы кабул итүгә баруы турында хәбәр иттек инде. Чара кысаларында "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд"конкурсына йомгак ясалды. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы.
"Ел үрнәге" номинациясендә лаеклы җиңүне Минзәлә шәһәренең "Ялкын" МЦ директоры Ирина Михайлова,"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!"кысаларында районда волонтерлар хәрәкәте һәм гуманитар ярдәм җыю штабы җитәкчесе яулады.
Тагын бер күңелле бонус - Ирина Михайлованың фотосы "Сөембикә"республика журналының март санының тышлыгын бизәде.
