7 мартта Менделеевскида «Созвездие-Йолдызлык-2023»ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турының гала-концерты булды.
"Вокал-соло" номинациясендә Сәлимова Латифа 3 урынны яулый (укытучысы - Муринова Наталья Александровна ДШИ), "Конферанс" номинациясендә Иванов Искәндәр шулай ук 3 урынны ала. Алар дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
Минзәлә районының талантлы йолдызчыклары Латифа һәм Искәндәр апрель аенда Казанда узачак конкурс финалында катнашачак.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/latifa-i-iskander-prosli-v-final-konkursa-sozvezdie-ioldyzlyk-2023

