Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Мартта Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәткәрләрнең социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшереп, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 7 гражданга киттеләр. Шулай ук белгечләр өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган гаиләләрне, гражданнарны тикшерүне оештырдылар, чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсен бәяләделәр. Өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде һәм стационарны алмаштыручы «Реабилитация һәм карау мәктәбе»технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 5 туганы белән уку дәресе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International