Хөрмәтле Минзәлә районы халкы! Кадерле, сөйкемле хатын-кызлар!
Бу матур язгы көндә якты һәм иң уңай эмоцияләр белән тулы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән җылы котлаулар кабул итегез!
Минзәлә районы үзенең хатын-кызлары белән горурлана.
Сезгә тормышыгызда төрледән-төрле өлкәләрне берләштереп эшләү, яшәү хас: үз һөнәрегездә һәм карьерагызда уңышка ирешү, матурлыгыгыз һәм сөйкемлелегез белән сокландыру, яхшы тормыш иптәше һәм хуҗабикә, игелекле һәм назлы әни булу. Сезгә бетмәс сабырлык, зирәклек, интуиция һәм ышанычлылык кебек сыйфатлар хас. Сезнең яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз якыннарыгызга көч, ышаныч бирә.
Тормышыгызда мөмкин кадәр күбрәк кояш балкуы, елмаюлар, чәчәкләр һәм таянырлык ир-ат җилкәсе булсын, ә балалар уңышлары белән һәрвакыт куандырып торсын! Сезгә бәхет, мәхәббәт, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!
Муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.