Минзәләнең яшь теннисчылары Татарстанның иң көчле спортчылары белән ярышты

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Минзәлә районының өстәл теннисы буенча балалар җыелма командасы Әлмәт шәһәренең ачык беренчелегендә катнашты.

Олег Ситдиков, Олимп урта мәктәбенең өстәл теннисы буенча тренеры:

- Безнең тәрбияләнүчеләр Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең иң көчле спортчылары белән ярыштылар. Шуңа күрә, урыннар алмасалар да, кыйммәтле тәҗрибә тупладылар.

Минзәлә районы командасы исеменнән Амелия Ситдыйкова, Алина Мерзлякова, Элина Фәхретдинова, Екатерина Ханипова, Нестор Калашников, Тимур Маннаев чыгыш ясады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/iunye-tennisisty-menzelinska-sorevnovalis-s-silneisimi-sportsmenami-tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International