Минзәләдә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды

2023 елның 3 марты, җомга

Быел фестивальнең район турында катнашу өчен төрле номинацияләрдә 50дән артык гариза килгән.

Район мәдәният сараенда узган "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район турының гала-концертында тамашачылар өчен якты һәм бай программа әзерләнде. Тамашачылар алдында 20дән артык хореографик һәм вокаль номерлар тәкъдим ителде. Катнашучылар чыгышларын патриотизм һәм Халыклар дуслыгы, балачак темаларына багышладылар. Милли биюләр һәм җырлар чарага аерым колорит бирде. Балаларның чыгышларын тамашачылар алкышлар белән каршы алды, ә ата-аналар күзендә балалары өчен шатлык һәм горурлык балкыды.
Шәһәр балалар бакчалары коллективлары «хореография» һәм «вокал-соло»номинацияләрендә искиткеч чыгышлар күрсәттеләр. Ә төрле милләтләрнең сәхнә костюмнары концертка бәйрәм күренеше бирә, тамашачыларда соклану уята. Сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаучы балалар бакчаларыннан килгән балаларга киләчәктә тагын да ачылуларын һәм районның гына түгел, республиканың да якты йолдызлары белән балкып торуларын телим.
Елдан-ел балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның осталыгы арта. Данила Новикова, Софья Лебедева урынына Латифа Сәлимова, Марк Насыйров, Юлия Рәхмәтуллина, Айгөл Вәлиева һәм башкалар килә. "Конферансье" номинациясендә татар һәм рус телләрен дә бик яхшы белгән Искәндәр Ивановның да якты йолдыз булачагына шик юк.

Наталья Князева, ДШИНЫҢ тәрбия эше буенча директор урынбасары:-быел Минзәлә районы буенча "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район турына төрле номинацияләр буенча 50дән артык гариза килгән, 500гә якын бала катнашкан. Быел беренче тапкыр "видеоклип" номинациясендә (Юртов балалар бакчасы коллективы) заявка килде. «Конферансье» номинациясендә дә күптән инде беркем дә чыгыш ясамаган. Ә быел бу номинация яңадан "яңадан торгызылды". 6, 7 мартта Менделеевск шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык"фестиваленең зона этабы узачак. Минзәлә районы муниципаль этабында җиңүче талантлы егетләр 6 мартта жюри алдында үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Аларга уңышлы чыгыш ясауларын телибез. Гала-концертка йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бикеева «яшь йолдызчыкларга» зур сәхнәгә күтәрелергә ярдәм иткән педагогларга һәм аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде. Чыгыш ясаучылар төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-prosel-gala-koncert-festivalia-sozvezdie-ioldyzlyk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International