Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә электрон мөрәҗәгатьләр саны 1,6 тапкырга арткан

2023 елның 3 марты, җомга

Агымдагы елның беренче аенда Татарстан Росреестрына исәп-хисап гамәлләренә 47 меңгә якын гариза килгән инде. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,7 меңгә күбрәк.

Татарстан Росреестрында билгеләп үтелгәнчә, электрон мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 62% ка арткан! Әйтик, быелның гыйнварында күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм теркәүгә 27 меңнән артык онлайн-гариза килгән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры нәтиҗәсеннән 1,6 тапкыр артыграк, ул вакытта Татарстан Росреестрына 16,7 мең шундый гариза килгән.

Электрон рәвештә килгән мөрәҗәгатьләр арасында – якынча 2,5 мең – бу банкларның кредит акчаларын җәлеп итеп ипотеканы теркәүгә гаризалар. Беренче ай йомгаклары буенча мондый ипотекаларның 96 проценты (2 368) Татарстан Росреестры тарафыннан бер көндә теркәлгән.

"Узган елдан башлап, онлайн-форматта Татарстан Росреестрына барлык документларның яртысыннан артыгы килә. Быел бу күрсәткеч 57% тәшкил итте. Электрон сервислар аша мөрәҗәгатьләрнең шактый артуы гариза бирүчеләребез, бигрәк тә дәүләт хакимияте органнары, шулай ук күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар, аерым алганда, банк җәмәгатьчелеге, төзүчеләр, кадастр инженерлары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Әмма 2024 елда мөрәҗәгатьләрнең 60 проценты электрон форматта килергә һәм бары 40 проценты гына-КФҮ аша бирелергә тиеш», - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Ведомство вәкиле шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан юридик затлар белән электрон хезмәттәшлеккә тулысынча күчү планлаштырыла, иң элек сүз төзүчеләр турында бара. Шул вакыттан башлап төзүчеләр кыска вакыт эчендә үзләре өчен калдырылган биналарны гына түгел, өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын да теркәү өчен мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак, дип өстәде Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International