БМО Генераль Ассамблеясы 1987 елның 1 мартын халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне дип игълан итә, шуның белән проблеманың бөтен мөһимлеген билгели.
Яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 1 март көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Шакирова "Наркотикларсыз тормыш " дигән тематик сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр 9 сыйныф укучыларына сәламәт яшәү рәвешенең файдасы һәм наркоманиянең нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр. Укучылар, командаларга бүленеп, «риск линиясе»уенында катнаштылар. "Альтернатива» уенында тәмәке тарту, наркотиклар, алкоголь, спорт турында дилеммаларга анализ ясалды.
Иң мөһиме – егетләрнең сәламәт яшәү рәвешеннән, бер-берсе белән аралашудан ләззәт алып, кызыклы яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадык, ул чакта ясалма бәхет алмаштыргычларына ихтыяҗ булмаячак.
