Бүген Минзәлә шәһәрендә Балалар иҗаты йортында «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, тармак оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
2022 елда башкарылган эшләр турында Айрат Минһаҗев хәбәр итте. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде.
«Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре бара. Минзәлә урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман янгыннарын сүндерү техникасына планлы техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм инвентарьлар сатып алына», – дип хәбәр итте Айрат Минһаҗев.
Аннары урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин һәм урманнарны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Венера Фастеева чыгыш ясады.
Рәис Гомәров тармак учреждениеләре белгечләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Быел безгә күп нәрсә эшләргә туры киләчәк. Әмма без бергәләп куелган барлык бурычларны да үтәячәкбез, – диде ул. – Хәзер төп бурыч – урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләрен сыйфатлы башкару».