Җиңү паркында "Масленица озату"бәйрәме узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Масленица атнасында кешеләр кышны үткәрәләр һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Масленица карачкысы санала. Бүген Җиңү паркында балалар иҗат йорты хезмәткәрләре шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен "Масленица озату" бәйрәме уздырдылар. Бәйрәм халык күңеленә хуш килде: рус халык көйләре, биюләр һәм әйлән-бәйлән уйнау, уеннар һәм күңел ачулар. Чара ахырында барлык катнашучыларга кайнар чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International