Минзәлә чаңгычыларының триумфаль атнасы

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

"Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика ярышларында катнаштылар.

​​​​​​Антон Лаврентьев,"Олимп" спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры:
- Узып баручы атна безнең чаңгычылар өчен бик тыгыз булды !
15-17 февраль көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" СК базасында 2009-2010 елларда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда ТР 32 районыннан һәм күрше төбәкләрдән 460 яшь спортчы катнашты .
Безнең команда гомуми зачетта 6 нчы урынны алды.

Минзәлә районыннан"Олимп "мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты: 
Калинина Анастасия - 1 урын 
Нәбиева Рината -13 урын ( 1 өлкән разрядлы нормативны үтәгән)
Малышева Алена-16 урын ( 1 өлкән разрядлы нормативны үтәгән)
Никита Щеголев -19 урын ( 1 өлкән разрядлы нормативны үтәгән)
Буранов Даниил, Юзманова Кристина, Никитин Артур, Хәмәтдинов Шамил һәм Гыйлаҗетдинов Илфат шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр .
Ә инде 18 февральдә Чаллы шәһәрендә "Кама чаңгы марафоны - 2023" узды, ул традиция буенча бөтен Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән чаңгы ярышларын яратучыларны җыйды .
Безнең егетләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр :
Шәкүров Илмир-30 км дистанциядә 2005-06 нчы елларда туган яшь төркемендә 1 урын. 
Сергей Мясников-30 км дистанциядә 3 нче урын

http://menzela.ru/news/tema-dnya/triumfalnaia-nedelia-menzelinskix-lyznikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International