Минзәлә шәһәрендә яшәүче, хезмәт ветераны Мөхәммәтдинов МИННЕРАУФ Мөхәммәтдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Миннерауф Мөхәммәтдин улы 1928 елның 20 гыйнварында Минзәлә районы Урыс авылында туа.
Сугыш вакытында колхозда сөрүче булып эшли. Сугыштан соң колхозда тракторчы булып эшли. 1953 елда өйләнә һәм 1972 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченә. Кирпеч заводында эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
Миннерауф Мөхәммәтдин улының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп.
Хатыны белән 5 бала үстергәннәр. Бабайның 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Миннерауф Мөхәммәтдин Улы !
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының иң авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.