2010 елда туган яшь шахматчы Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә укый.
2022 елда узган онлайн-турнирлар сериясендә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең истәлекле кубоклары белән билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә шахматчысы Алик Атласов та бар.
- Чыннан да молодец, 2022 ел Яхшы тәмамланды, 2023 елда да аңардан яхшы нәтиҗәләр көтәм, - дип билгеләп үтте «Минзәлә-шахмат территориясе» шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның декабрендә Минзәлә районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында узган чемпионатта Алик Атласов 1 урынны яулады.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/alik-atlasov-udostoilsia-pamiatnogo-kubka-federacii-saxmat-rt