Чара шушы көннәрдә узды.
Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбендә укытучылар өчен"Робототехника" модуле буенча укыту семинары узды. Семинарны 1нче мәктәпнең технология укытучысы Пакшин И. В., 2нче мәктәпнең информатика укытучысы Муллин И. Р., ДДТ укытучысы Гыйләҗиев А. А. үткәрделәр.
Алар тематик лекцияләр белән чыгыш ясадылар һәм семинарга килгән коллегалары өчен мастер-класслар үткәрделәр.