Шәһәр һәм районның барлык гыйбадәтханәләрендә 18 һәм 19 гыйнварда бәйрәм хезмәтләре узачак. Шулай ук коену өчен массакүләм урыннар оештырыла.
Шәһәр һәм район халкы өчен махсус билгеләнгән ике урында - Минзәлә елгасы ярында һәм Коноваловка авылындагы чишмәдә чума алачаклар.
Коноваловка авылында купель 18-19 гыйнварга каршы төндә ачылачак.
19 гыйнварда шәһәр ярында иртәнге 7дән кичке 19га кадәр.
Полиция, медиклар һәм коткаручылар Крещение коенуларының хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итәчәк.