2023 елның 13 гыйнварына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.  

2023 елның 13 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш, көньяк җил көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м / с. төнлә минималь һава температурасы -14..-16˚. Көндез максималь һава температурасы -9..-11˚. Юлларда бозлавык. 

 Идел һәм Көнбатыш Кама (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:

Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыш, көньяк 6-11 м / с. төнлә минималь һава температурасы -14..-17˚. Көндез максималь һава температурасы -9..-12˚.  Юлларда бозлавык. 

Көнбатыш Кама буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):

Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с. кадәр минималь һава температурасы -15..-18˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык.

Көнчыгыш Кама буенча (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы):

Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с. кадәр минималь һава температурасы -14..-19˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-14˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International