"Кадрлар резервы. Республика командасы " - Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү бурычы торган проект. Әлеге проект белгечләрнең яшьләр белән эшләү буенча төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә тиеш.
Ел саен проектта 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге барлык социаль-демографик төркем вәкилләре, шул исәптән югары белем мәгариф оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар үзидарәсе органнары вәкилләре, яшьләрнең коммерцияле булмаган оешмалары һәм хәрәкәтләре активистлары катнаша.
Кандидатлар сайлап алуның берничә этабын узалар: сайтта гаризаны тутыру www.rezervrt.ru 2023 елның 3 февраленә кадәр, тест һәм экспертлар белән турыдан-туры әңгәмә.