Консультация-2023 елның 12 гыйнварында 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2023 елның 12 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 метрга кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән 13 м/с.кадәр минималь һава температурасы -19..-21˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-12˚. Юлларда бозлавык.
Идел һәм Көнбатыш Кама (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән 15 м/с. кадәр минималь һава температурасы -17..-21˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-12˚. Юлларда бозлавык.
Көнбатыш Кама буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән 15 м/с.кадәр минималь һава температурасы -19..-22, -25кә кадәр түбән районнарда.Көндез максималь һава температурасы -11..-13˚. Юлларда бозлавык.
Көнчыгыш Кама һәм Кама буенча (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы):
Алмашынучан болытлы. Зур явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, урыны белән 15 м/с. минималь һава температурасы төнлә -20..-22, 27гә кадәр түбән районнарда. Көндез максималь һава температурасы -11..-15˚. Юлларда бозлавык.