Югары Тәкермән авыл җирлегендә Кыш бабай һәм Кар кызы бәйгесе узды

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Әнәс Миңнеханов, Кар кызы итеп Азалия Якиева танылды. Алар балалар белән төрле уеннар үткәрделәр, номинацияләр буенча бүләкләр бирделәр, әтиләре мобилизацияләнгән балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралаштылар.
Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең җирлектә талантлы кешеләр яши. Төрле бәйрәмнәрдә җырчылар да, биючеләр дә бар. Нинди генә конкурс оештырсак та, теләүчеләр бик күп була.
Азалия гаиләсе бик актив, бу юлы алар авылдашларын гаҗәпләндергән кош ашаткыч ясадылар.
Балалар тамашасын тәмамлагач талантлы Әнәс хатыны Рәхилә белән чыршыга килгән һәркемгә матур җыр бүләк иттеләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-verxnetakermenskom-selskom-poselenii-prosel-konkurs-dedov-morozov-i-snegurocek

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International