Каникуллар вакытында Октябрь мәйданында урнашкан шугалакта тимераякта да, киез итекләрдә дә хоккей уйнарга була.
Ачык шугалакта бик күп уңай яклары бар. Теләсә кайсы вакытта дуслар яки туганнар белән килергә, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга мөмкин. Ләкин кар яуса гына, аны чистарту проблемасы бар.
Без шугалакка барган көнне балалар хоккей тренерлары белән бергә хоккей уйнады. Алар безнең белән уеннан аерылмыйча сөйләштеләр.
Матвей Елшанский, 12 яшь:
- Мин монда, якында яшим. Дуслар белән очрашабыз капка куябыз һәм хоккей уйныйбыз .Бездә таяклар бар. Арыганчы уйныйбыз. Бергәләп безгә бик күңелле.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelincy-igraiut-v-xokkei-na-katke-pod-otkrytym-nebom
