Хөрмәтле минзәләлеләр, район кунаклары!
Сезне чын күңелдән Яңа 2023 ел белән котлыйм.
Яңа ел-якты өметләр һәм шатлыклар вакыты. Традиция буенча, бу көннәрдә без бер-беребезне котлыйбыз, Бәхет телибез, шулай ук узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез.
Узып баручы ел истәлекле, әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау эшләре дәвам итте. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән районның уңдырышлы басуларыннан рекордлы 200 мең тонна ашлык җыеп алынды. Әле күптән түгел генә безнең районга килгән инвесторлар терлекчелек, халыкны эш белән тәэмин итү икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Барлык казанышлар да безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Туган җирне ярату, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылу хезмәт кешеләрен дә, бүген ил иминлеге сагында торучыларны да берләштерә. Уртак хыяллар, максатлар, бердәмлек белән генә зур җиңүләргә ирешеп була.
Хөрмәтле якташлар!
Яңа 2023 ел тынычлык һәм татулык алып килсен, бар нәрсәдә дә юмарт булсын! Узып баручы елның уңышлары һәм казанышлары яңа үсешләр өчен ышанычлы нигез булсын, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ышанычлы адым булсын. Барыбызга да Яңа ел бәхет, тынычлык һәм иминлек бүләк итүен, уртак хезмәтебез илебезгә, республикабызга, районыбызга дан һәм бөеклек китерүен телим. Яңа ел безнең иң кыю өметләребезне аклар, барлык изге башлангычларыбызга да уңыш китерер, һәр йортка һәм гаиләгә тотрыклылык һәм чәчәк атар, кеше мөнәсәбәтләренең җылысын, гаиләнең яме һәм эчкерсезлеге шатлыгын бүләк итәр дип ышанам. Яңа елның һәр көне бәхетле булсын!
Айдар Сәлахов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы.