Татарстан Росреестры үз җир кишәрлеген ничек тикшерергә кирәклеген аңлатты

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Моны Росреестрның «Мәҗбүри таләпләрне үтәүне мөстәкыйль бәяләү» сайтындагы махсус сервис ярдәмендә эшләргә мөмкин.

Әлеге сервис хуҗаларга, тикшерүне көтеп тормыйча, җир законнарын бозу ихтималы булган җир кишәрлегенә үз-үзләрен тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, сервис авторизацияле кулланучылар өчен дә, рәсми сайтта теркәлмәгәннәр өчен дә ачык. Тикшерү өчен участокның адресын яки кадастр номерын кертергә һәм түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк: участок кулланыламы, ул торак яки башка төзелеш өчен билгеләнгәнме, анда биналар яки корылмалар бармы һ. б.

Нәтиҗәләр алу этабында сервис хокук бозулар булу-булмавы турында мәгълүмат, шулай ук кертелгән мәгълүматларга бәйле рәвештә ачыкланган проблемаларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирә.

"Татарстанда 2030 елга кадәр милекчеләр катнашында планлы тикшерүләр уздыруга мораторий гамәлдә. Ләкин әгәр дә безгә мөрәҗәгать килә икән, без аның нигезлелеген тикшерергә тиеш. Шуңа күрә без хокук ияләренә үз җир кишәрлекләрен Росреестр сервисы ярдәмендә мөстәкыйль тикшерергә һәм хокук бозулар ачыкланганда аларны бетерү өчен чаралар күрергә киңәш итәбез", - дип өндәде дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Алмаз Нәҗмиев.

Мәгълүмат өчен

2026 ел башыннан Татарстан Росреестры тарафыннан 1850дән артык контроль (күзәтчелек) чарасы уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 2 меңнән артык кисәтү игълан ителгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International