Яңа ел һәр йортта көтеп алынган иң матур һәм искиткеч бәйрәм. Кеше Ничә яшьтә булса да, сабыйлар да, олылар да елның төп бәйрәме белән очрашуны дулкынланып көтәләр.
24 декабрьдә 1нче номерлы ТОС җитәкчесе Мирзаянова Г.Г. Садак балалар мәйданчыгында «әкиятләр әйлән-бәйлән йөриләр»дигән күңел ачу чарасы оештырды һәм үткәрде. Тылсымлы геройлар белән әкияти тамаша, Яңа ел күңелле конкурслары балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм беркемне дә күңелсезләндермәде. Яшь халык бик теләп конкурсларда катнаштылар, биеделәр һәм Кыш бабай белән Кар Кызы белән бергә җырладылар. Бәйрәм җылы һәм уңайлы килеп чыкты. Конкурста катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.


