Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин ТР буенча ЭЭМның мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүләкне тапшыру тантанасы Чаллы шәһәрендә узды.

Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында яшәүче, әлеге җирлекнең ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин озак еллар Чаллының җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән, майор дәрәҗәсендә отставкага чыккан.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин имзалаган боерык белән ул "Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мактаулы хезмәткәре"күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләк тантаналы рәвештә Хәмзә Лотфуллинга Чаллының 3нче «Үзәк» полиция бүлегендә тапшырылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/predsedatel-soveta-veteranov-irkeniasskogo-selskogo-poseleniia-xamza-lotfullin-udostoen-zvaniia-poce

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International