Катнашучылар ярышачаклар һәм яңа белемнәр алачаклар.
Киләсе ел башында, 4 гыйнварда, Минзәлә шәһәре мәчетендә милли һәм дини тематикага күргәзмә һәм конкурс узачак.
Рамил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:
- Программа кысаларында балалар һәм яшьләр өчен "безнең мәчет" рәсемнәр конкурсы, кул эшләре күргәзмәсе, Коръән уку бәйгесе, милли кулинария буенча мастер-класс узачак. Катнашырга теләүчеләр мәчеткә заявка бирә алалар.