Минзәлә үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиника 2023 елның 3 һәм 6 гыйнварында эшләячәк. Калган көннәр-ял көннәре. 9 гыйнвардан поликлиника гадәти режимда эшли.
Бәйрәм көннәрендә табиблар саф һавада күбрәк йөрергә, дөрес ашарга, экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнмәскә, үз сәламәтлекләренә һәм балаларының сәламәтлегенә сакчыл карарга киңәш итә.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/dni-raboty-polikliniki-menzelinskoi-crb-v-prazdnicnye-vyxodnye