Минзәләнең яшь теннисчылары Кыш Бабай призына ярышты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Турнир ике яшь категориясендә узды

26 декабрьдә "Олимп" теннис үзәгендә мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай призына өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Алар арасында 1-2 һәм 3-6 сыйныф укучылары көч сынашты.

1-2 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Амелия Ситдыйкова, 2 нче Индира Исмәгыйлева, 3 нче урынны Сөембикә Хәсәнова, 4 нче урынны Полина Данилова яулады. Малайлар арасында 1нче урында – Раил Гарипов, 2нче - Ленар Вәлиев, 3нче - Эльдан Фәхретдинов, 4нче - Сөләйман Хәсәнов. 3-6 сыйныфларда укучы малайлар арасында Нестор Калашниковка, 2 урында Тимур Манаев, 3 нче урында Әмир Ибраһимовка тиңнәр булмады. 1 яшь категориясендәге кызлар арасында - Алинә Мерзлякова, 2 - Катя Ханипова, 3 - Элина Фәхретдинова, 4 - Дамира Вафина. Барлык җиңүчеләргә дә "Онлайн"реклама остаханәсе биргән татлы бүләкләр тапшырылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/iunye-tennisisty-sorevnovalis-na-prizy-deda-moroza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International