Минзәлә районының төп чыршысы караңгы вакытта аеруча матур күренә. Янәшәдә кар, боз сыннары урнашкан, чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы тора, төсле гирляндлар бәйрәм кәефе тудыра һәм әкият шәһәрчегенә тарта. Төп чыршыны тантаналы ачу әкияти персонажлар, Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары белән башланып китте һәм Яңа ел җырлары белән дәвам итте. Бирегә шәһәр оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре халкы, күпсанлы кунаклар килде. Бәйрәм иҗат коллективларының, балаларның җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Олылар да, балалар да күңелле итеп чыршы янында җырладылар һәм биеделәр, таудан шудылар. Минзәләлеләрне бәйрәм белән котлап, район башлыгы Айдар Сәлахов изге теләкләрен җиткерде.
- Традиция буенча ел саен Яңа ел чыршысын кабызабыз. Яңа ел алдыннан башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, киләсе елга максатлар куябыз. Балалар яңа елдан могҗиза көтәләр. Районда һәм шәһәрдә барлык эшләр балалар өчен башкарыла. Бүген без бик яхшы чыршы үткәрдек. 2022 елда район игенчеләре рекордлы уңыш җыеп алдылар, хәзерге вакытта безнең терлекчеләр көн саен 136 тонна сөт җитештерәләр. Мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә "Ялкын" яшьләр үзәге, битараф булмаган гражданнар, волонтерлар ярдәм итә. Барлык кирәкле ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк. Якынлашып килүче 2023 елда без яңа биеклекләргә, тынычлыкка һәм татулыкка ирешеп, бер - беребезне хөрмәт итеп һәм бер-беребезгә ярдәм итеп яшәвебезне телим, - диде ул, иң якты теләкләребезне белдереп.
Район буенча оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси йортлар, күп фатирлы йортларны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде. Район башлыгы Айдар Сәлахов барлык җиңүчеләрне котлады һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Кыш бабайлар һәм Кар Кызлары парады узды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Театральләштерелгән тамашада күңел ачу да, җырлар да, биюләр дә бар иде. Бәйрәмнең бизәге, әлбәттә, мәһабәт чыршы булды. Ул үз утларын кабызгач, барысына да шатлык иреште. Балалар бу күңелле мизгелләргә аеруча шатландылар. Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бәйрәмдә алар җырлап һәм биеп кенә калмадылар, ясалма таудан шуып, тәм-том белән сыйландылар. Бәйрәм концерт белән дәвам итте.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-zazgli-centralnuiu-elku
.jpg)

