Минзәләдә яшәүче, хезмәт ветераны Бариева Нуриҗамал Асылгәрәй кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нуриҗамал Асылгәрәй кызы 1927 елның 25 декабрендә Сарман районы Карашай-Саклау авылында туа. 14 яшеннән колхозда эшли башлый. 1956 елда кияүгә чыга, гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә урман хуҗалыгында төрле эшче булып эшли. Нуризәмәл Асылгәрәй кызының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп.
Ире белән 3 бала үстергәннәр. Әбинең 3 оныгы бар.
Хөрмәтле Нуризәмал Асылгәрәй кызы !
Туган көнегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының иң авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы,
Айдар Сәлахов
