Урыс авыл җирлегендә чираттагы хәйрия концерты узды

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

24 декабрь көнне Тулбай авылында "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия концерты узды.Тамашачылар алкышлары астында "Гөрләвекләр" дружинасы активистлары, педагоглар, хезмәткәрләр, "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы, ата-аналар комитеты катнашында концерт булды.Концерттан кергән 33550 сум өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылганнарга ярдәмгә тотылачак, - дип хәбәр итте концертларны оештыручы Р.Закиров исемендәге урыс төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сабирова. Шушы ук мәктәпне тәмамлаган Илмир Сабиров мобилизацияләнгән авылдашлары гаиләләре өчен Кыш Бабайдан күчтәнәчләр бүләкләр әзерләде. Тулбай авылыннан эшмәкәр Алмазия Ясавиева мобилизацияләнгән балаларның әниләренә яулыклар, Урыс авыл җирлеге башлыгы Илмира Аксюкова балаларга бүләкләр тапшырды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-urusovskom-selskom-poselenii-prosel-ocerednoi-blagotvoritelnyi-koncert

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International