Икенче газ ягулыгы салу станциясен эшләтеп җибәрү тантанасы «Экватор»ягулык салу станциясендә узды. Аны видеоэлемтә буенча район башлыгы Айдар Сәлахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов эшләтеп җибәрде. Районда бер электр зарядлау станциясе һәм Актаныш борылышында төзелгән автомобильләр метаны белән ягулык салу станциясе бар инде. Яңа «Экватор» станциясе хуҗасы Таһирҗан Шәрипов биредә автомобильләрнең электр зарядлау пункты да булачагын әйтте.
Шулай итеп, газ ягулык салу станцияләре магистральнең ике ягында да эшләячәк.

