Максималь күләмдә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең балага бирелә. Гаиләләргә мондый түләү суммасы балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә (Татарстан Республикасында – 11 476 сум).
Пособие рәсмиләштерү шартлары буенча түләү күләме ата-аналарның керемнәренә бәйле һәм төбәктә баланың яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. Әгәр пособиене база күләмендә (50% ПМ) билгеләгәндә гаиләдә бер кешегә керем җан башына уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әгәр дә моны исәпкә алып, гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, Пенсия фонды максималь пособие билгели – баланың региональ яшәү минимумының 100%.
Пособиеләр билгеләнгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән бергә гаилә милеген үз эченә ала.
Пособие алу процедурасы гади. Күпчелек очракта түләү өчен гариза җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары аша һәм ведомствоара хезмәттәшлек буенча раслый.
Түләүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Пенсия фонды һәм КФҮнең клиент офисларында бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие кертелә, ул алты ярдәм чарасын алмаштырачак (бала туу яки уллыкка алу белән бәйле түләүләр, 3 яшькә кадәр түләү һәм 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8дән 17 яшькә кадәрге балаларга түләү).
Ата-аналар кеременә карап, пособие күләме дифференциацияләнәчәк: региональ яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%. Мондый кагыйдәләр буенча бүген 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен пособиеләр түләнә.