2023 елда Минзәләдә“Гран-при Закамья”ның 7 этабы узачак

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Шахмат ярышлары берничә көн дәвам итәчәк.

2023 елда Минзәлә шахмат буенча масштаблы ярышлар кабул итәчәк. Бу хакта Минзәлә районы шахмат буенча узган чемпионатта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында ярышларны оештыручы, "Минзәлә – шахмат территориясе" шахмат клубы җитәкчесе Азат Шагалиев хәбәр итте.

- 2023 елның 2-5 ноябрендә Минзәләдә "ГранПриЗакамья"ның 7 этабы узачак. Бу турнир мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Бу датага кадәр әле ерак кебек тоелса да, бүгенге көннән башлап безнең шахматчыларга бу ярышларга әзерлек буенча киеренке хезмәт куярга туры киләчәк. Чөнки турнирга Татарстан районнарыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә көчле яшь шахматчылар киләчәк, - диде ул.

Минзәләнең шахмат тормышында көтелгән вакыйгаларга килгәндә, 2022 елның 24 декабрендә шахмат буенча районның III чемпионаты узачак. Ә Яңа ел каникуллары чорында, 2023 елның 6 гыйнварында Районара шәхси-команда турниры уздырылачак. "Шахмат районы".

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-v-2023-godu-sostoitsia-7-etap-gran-pri-zakamia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International